Килиевская сельская библиотека - филиал № 18

“Каюм Насыйри мирасы”.

Күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга карата “Каюм Насыйри мирасы”дип исемләнгән әдәби чара узды. Чара барышында укучылар К.Насыйриның ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәверендә матур әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география һәм бүтән фәнни юнәлешләр буенча кырыклап китап бастырганы турында ишеттеләр, аның күпкырлы эшчәнлегенә соклану белдерделәр. “Әбүгалисина” поэмасыннан өзекләр укылды.