Килиевская сельская библиотека - филиал № 18

“Синең батырлык мәңгелек,Сталинград”.

“Синең батырлык мәңгелек,Сталинград” дигән темага патриотик сәгать уздырылды. Сталинград өчен сугышның Бөек Ватан сугышы чорында тамырдан борылыш ноктасына әверелүе аңлатылды. Сталинград сугышында  фашистлар Германиясе һәм аның иярченнәренең биш армиясе тар-мар ителүен, Совет Кораллы Көчләренең, дошманнан стратегик инициативаны тартып алып, сугышның ахырына кадәр үз кулларында тотулары хакында мәгълүмат бирелде.