«Холокост – чиксез хәтер"
27 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне. Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәшхәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне итеп билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан «Холокост - чиксез хәтер" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды һәм аңа күзәтү үткәрелде. Катнашучылар Холокост тарихы белән таныштылар , дошман камалышында батырларча көрәшкән шәһәрне, анда яшәүчеләрнең батырлыгы турында мәгълүмат алдылар.