Килиевская сельская библиотека - филиал № 18

Профилактик әңгәмә “Без коррупциягә каршы!”

Коррупциягә каршы тору, профилактикалау максатыннан китапханәдә  яшүсмерләргә әңгәмәләр, мәгълүмат сәгатьләре оештырыла. Өлкән сыйныф укучылары өчен әзерләнгән “Без коррупциягә каршы!” дип исемләнгән профилактик әңгәмә дә шундыйлардан иде. Әңгәмә барышында балалар бу төр хокук бозуның тарихы, бөтен илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган катлаулы күренеш икәне турында белделәр.