Килиевская сельская библиотека - филиал № 18

"Халкыбыз иҗаты"

Кили мәдәният йорты хезмәткәрләре елдагы традициягә тугъры калды - мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы уңаеннан йомгаклау көнендә чара уздырылды. Китапханәдә уздырылган "Халкыбыз иҗаты" дип исемләнгән чарада кунаклар табышмаклар чиштеләр һәм кызыклы сорауларга җавап таптылар, халкыбызның яратып уйнала торган "Йөзек салыш", "Гөлбану", "Ватык телефон" уеннарын уйнадылар.