Килиевская сельская библиотека - филиал № 18

Викторина "Кошлар-безнең дусларыбыз" .

Табигатькә сакчыл караш, кошларга игътибарлы караш, игелек һәм кайгыртучанлык күрсәтү – бүгенге көн таләбе. Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Ләкин Кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә без балаларны кошларга сак карарга өйрәтергә тиеш. Нәкъ менә шул максат белән китапханәдә 4 класс укучылары өчен "Кошлар-безнең дусларыбыз" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Кошларның безнең тормышта зур роль уйнавы турында мәгълүмат бирелде, табышмакларга җаваплар таптылар, кроссвордлар чиштеләр.