Патриотик сәгать «Халыклар бердәмлеге көне».
Балаларда Россиянең героик үткәне турындагы күзаллауларны формалаштыру, шулай ук балаларның Россиядә яшәүче халыклар турындагы күзаллауларын киңәйтү максатыннан китапханәдә, кече яшьтәге укучылар өчен «Халыклар бердәмлеге көне» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары белән таныштылар.