Әңгәмә “Гаҗәеп кошлар дөньясы”.
Безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән. Әлеге көнне билгеләп китү уңаеннан бакча балалары белән “Гаҗәеп кошлар дөньясы” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Чарада кошларның табигатькә китергән файдасы, алар турында кайгырту, аларны саклау чаралары турында мәгълүмат бирелде.