Килиевская сельская библиотека - филиал № 18

Күргәзмә “Энәле язмыш афәте”.

Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Яшүсмерләрне әлеге афәттән саклап калу максатыннан “Энәле язмыш афәте” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә багышланган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр урын алды. Чарага килгән укучыларга наркотикларның нинди зарарлы булуы турында аңлату алып барылды.