“Наш добрый сказочник”
2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Ул бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсенның да туган көне белән дә бәйле. Бу көнне китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Наш добрый сказочник” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Укучыларны әлеге бәйрәмнең тарихы, язучының китаплары белән таныштырылды, “Снежная королева» әкиятен карап, викторина сорауларына җаваплар бирделәр.