“Театр – тылсым дөньясы! ”
Халыкара театр көне уңаеннан 27 март көнне китапханәдә укучылар өчен “Театр – тылсым дөньясы! ” дип исемләнгән мәдәният сәгате уздырылды. Укучылар театр дөньясы, аның тарихы, театр тормышында тирән эз калдырган, легендар артистларыбызга багышланган китаплар белән таныштылар, мәгълүмат алдылар.