“Мир профессий XXI”
16 март көнне 8 – 9 сыйныф укучылары өчен “Мир профессий XXI” дип исемләнгән профориентацион сәгать уздырылды. Укучыларга һөнәрләрнең күптөрлелеге һәм аларның кешеләр өчен әһәмияте турында сөйләнелде. Чара барышында алар яңа һәм бүгенге көн һөнәрләре турында белделәр, хезмәт турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Шулай ук чарага Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студенты Шамилова Исламия чакырылды.Ул укучыларны презентация ярдәмендә үзе укый торган уку йорты, факультетлары белән таныштырды.