Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Китап – безнең дустыбыз”

Бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннан 4 март көнне балалар бакчасының кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар өчен “Китап – безнең дустыбыз” дип исемләнгән әдәби иртә уздырылды. Нәниләргә татар телендә әкиятләр, шигырьләр укылды. Балалар шулай ук үзләре белгән  әкиятләрне сөйләделәр, уеннар уйнадылар.