Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Ел фасыллары”

Балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен “Ел фасыллары” дип исемләнгән танып белү сәгате уздырылды. Балалар ел фасылларында кунакта булып, аларның билгеләрен атадылар, табышмакларга җаваплар таптылар, уеннар уйнадылар. Чара барышында Г. Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе”  республика акциясенә кушылып, шагыйрьнең “Кышка бер сүз” шигыре кычкырып укылды.