Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Табигать могҗизалары”

24 февраль көнне 5 сыйныф укучылары өчен “Табигать могҗизалары” дип исемләнгән экологик уен уздырылды. Укучылар белән экологик проблемаларны чишү юллары, табигатькә сакчыл караш нинди булырга тиешлеге, әйләнә-тирәбезне чүпләмәү турында әңгәмә алып барылды. Чараның икенче өлешендә ике командага бүленеп, “Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы”, “Дару үләннәре”, “Экологик табышмаклар” уеннарында катнаштылар, ребус һәм кроссвордлар чиштеләр.