“И матур тел – туган тел”
Халыкара туган тел көне уңаеннан Балалар бакчасының уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен “И матур тел – туган тел” дип исемләнгән әдәби иртә уздырылды. Балалар өчен туган телдә әкиятләр укылды, табышмакларга җаваплар таптылар, “Түбәтәй” уенын уйнадылар.