“Туган телгә – урын түрдә”
Халыкара туган тел көне уңаеннан 6 сыйныф укучылары өчен “Туган телгә – урын түрдә” дип исемләнгән уен уздырылды. Укучыларга бу көннең тарихы, әһәмияте турында аңлатылды.Аннары ике төркемгә бүленеп, “Башы телемдә, ахыры төендә”, "Шигырь сөючеләр ", “Күбрәк сүз тап”, “Әкияттә кунакта”, “Табышмаклар” конкурсларында катнашып, төрле биремнәрне башкарып, үзләрен зирәклектә, тапкырлыкта сынадылар.