“Илебез бердәмлеге – халыклар дуслыгында”
2026 ел – Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан 6 сыйныф укучылары өчен “Илебез бердәмлеге – халыклар дуслыгында” дип исемләнгән этнографик сәгать уздырылды. Чара барышында укучыларны Россиядә яшәүче халыклар, аларның тарихы, мәдәнияты, гореф – гадәтләре белән таныштырылды. Укучылар әдәби сорауларга җавап бирделәр, төрле биремнәр үтәделәр, татар халкының “Йөзек салыш” уенын уйнадылар. Чарада Г. Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе” республика акциясенә кушылып, шагыйрьнең “Милләткә” шигыре укылды.