“Аты – баты, шли солдаты”
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 5 сыйныф укучылары өчен “Аты – баты, шли солдаты” дип исемләнгән уенлы программа оештырылды. Чара башында укучылар илебезнең героик үткәненә тарихи экскурсиядә булдылар, Россия гаскәрләренең Ватан тарихында хәлиткеч роль уйнаган данлы җиңүләре, батырлыклары турында белделәр. Аннары ике командага бүленеп, “Хәрби исемнәр”, “Хәрби авиация”, “Серле цифрлар”, “Матрос” конкурсларында катнашып, үзләренең җитезлекләрен, белемнәрен күрсәттеләр