Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Компьютер һәм куркынычсызлык”

Халыкара куркынычсыз Интернет көне уңаенннан 10 февраль көнне 5 сыйныф укучылары өчен “Компьютер һәм куркынычсызлык”  дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды.Укучылар өчен мультимедиа презентациясе күрсәтелде, аның барышында балалар үзләрен социаль челтәрләрдә ничек тотарга, таныш булмаган кешеләргә үзләренең шәхси мәгълүматларын хәбәр итәргә кирәкме, нинди фото һәм видео урнаштырырга, һәм анда аларны нинди куркынычлар янарга мөмкин икәнлеген белделәр.