“Без – Җәлил оныклары”
Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышлап балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен “Без – Җәлил оныклары” дип исемләнгән әдәби иртә уздырылды. Балаларга шагыйрьнең тормышы, батырлыгы турында сөйләнелде, китаплары белән таныштырылды, шигырьләре укылды.