Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Сталинградның үлемсез батырлыгы”

2 февраль көнне Бөек Ватан сугышы барышында борылыш мизгеле булган һәм бөтен дөньяга совет гаскәрләренең какшамас рух көчен, батырлыгын, каһарманлыгын күрсәткән Сталинград сугышы турында 4 класс укчылары өчен “Сталинградның үлемсез батырлыгы” дип исемләнгән батырлык сәгате уздырылды. Укучыларга Сталинград сугышы, совет солдатларының, шәфкать туташларының, балаларның батырлыгы турында сөйләнелде.