“900 көнлек батырлык” дип
Ленинград блокадасы – Бөек Ватан сугышы тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. 26 январь көнне китапханәдә 3 сыйныф укучылары өчен “900 көнлек батырлык” дип исемләнгән патриотик сәгать уздырылды. Балалар камалышта калган Ленинград шәһәрендә яшәүчеләр узган авыр сынаулар: ачлык, салкынлык, завод – фабрикаларда ирләр белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын – кызлар язмышы, блокадычыларның икмәк нормасы, икмәк карточкаларының нәрсә аңлатуы, совет солдатларының батырлыклары турында белделәр. Аларга “Тормыш юлы” турында видеоролик күрсәтелде.