Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Тукай дөньясына сәяхәт”

20 январь көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап китапханәдә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен “Тукай дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән әдәби иртә уздырылды. Аларны шагыйрьнең авыр балачагы, иҗаты, китаплары белән таныштырып, аның әкиятләре буенча сораулар бирелде, шигырьләре укылды.