“Тылсымлы сүз – рәхмәт!”
11 январь – Халыкара рәхмәт көне уңаеннан балалар бакчасының уртанчаылар һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен “Тылсымлы сүз – рәхмәт!” дип исемләнгән әдәплелек сәгате уздырылды. Чара барышында балаларга бу көннең тарихы турында аңлатылды, “рәхмәт” дигән тылсымлы сүзнең барлыкка килүен белделәр, “Сорау – җавап”, “Сүзне әйтеп бетер”, “Игътибарлы бул” уеннарында актив катнаштылар.