“Наши любимые сказки”
8 январь көнне китапханәдә балалар өчен “Наши любимые сказки” дип исемләнгән квест уен уздырылды. Балалар 2 командага бүленеп, әкият дөньясында сәяхәт иттеләр. Алар “Хорошо ли ты знаешь сказки?”, “Почта”, “Сказочные пазлы”, “Поляна загадок” станцияләрен узып вакытны бик яхшы үткәрделәр, үзләренең белемнәрен, иҗади сәләтләрен, тапкырлыкларын һәм коллективта эшләү осталыкларын күрсәттеләр.