Кышкы уеннар
Яңа ел, кышкы каникуллар – һәр бала өчен зур бәйрәм. Балаларның бу ялларын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан 5 январь көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Кышкы уеннар” дип исемләнгән саф һавада күңелле уеннар оештырылды. Балалар 2 командалга бүленеп, спорт эстафеталарында, хәрәкәтле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Спорт чарасы балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. Анда катнашып, балалар үзләрен көч, җитезлектә сынадылар.