Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

"Конституция - дәүләт кануны"

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан китапханәдә 5 сыйныф укучылары өчен  “Конституция – дәүләт кануны” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Укучыларга  бу бәйрәмнең килеп чыгуы турында аңлатылды, Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүмат бирелде.