Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

"Алар даны мәңгелек"

9 декабрь – Ватан геройлары көнендә 4 сыйныф укучылары белән илебез азатлыгы, үсеше өчен сугышчан һәм хезмәт батырлыгы күрсәткән якташларыбызны искә  алып “Алар даны мәңгелек” дип исемләнгән батырлык сәгате уздырылды.  Укучыларны  бәйрәмнең кыскача тарихы, илебездә булган тарихи вакыйгалар, Геройларның Бөек Ватан сугышы елларындагы һәм хәзерге заман геройлары батырлыклары,  шулай ук Чечен һәм Әфган сугышларының  геройлары һәм махсус хәрби операциядә катнашкан солдатларның батырлыклары белән таныштырылды.