“Билгесез солдат истәлегенә”
3 декабрь – Билгесез солдат көне. Илебез тарихында иң дәһшәтле сугыш саналган бөек Ватан сугышы кырларында билгесез югалганнар саны меңәрләгән. Яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу максатыннан 3 сыйныф укучылары белән “Билгесез солдат истәлегенә” исемле патриотик сәгать уздырылды. Аларга әлеге көннең тарихы турында сөйләдек, сугыш турында шгырьләр укыдык.