“Һәркөн игелек кылыйк”
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан 4 сыйныф укучылары белән “Һәркөн игелек кылыйк” дип исемләнгән мәрхәмәтлелек сәгате уздырылды. Аларга бу көннең барлыкка килү тарихын, җәмгыятебезнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мөнәсәбәте турында сөйләнелде. Балалар белән дуслык, кызгану турында әңгәмә үткәрелде, шулай ук нинди гамәлләр шәфкатьле дип саналырга мөмкин, нинди яхшы эшләр башкарган яки эшли алулары турында фикер алышынды.