Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Хезмәт кайда – бәхет шунда”

  Хезмәтнең тормышта кеше өчен  әһәмиятен төшендерү,  һәртөрле файдалы  эшнең мактауга лаек икәнен аңлату, һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти- әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан 6 сыйныф укучылары белән “Хезмәт кайда – бәхет шунда” дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Укучылар чара барышында киләчәктә кайсы һөнәрне сайларга теләүләре, ни өчен бу һөнәр белән кызыксынулары турында үзләренең фикерләрен әйттеләр, карточкалар буенча мәкальләрне төзеделәр, төрле һәнәрләр, эш кораллары турында табышмакларга җаваплар таптылар.