Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

"Хокуклар һәм бурычлар лабиринтында"

19 ноябрь  көнне китапханәдә, Бөтендөнья балалар хокукларын яклау көненә багышлап, 5 – 8 сыйныф укучылары өчен “Хокуклар һәм бурычлар лабиринтында”дип исемләнгән хокукый турнир узды. Чара барышында  укучылар Бала хокуклары турындагы Конвенциядә язылган төп хокуклар  һәм аларның тормышта кулланылышына мисаллар белән таныштылар. Шуннан соң яшь белгечләр, 2 командага бүленеп, “Килешәм-килешмим”, “Юридик сүзлек”, “Хокук башваткычы”, “Юридик консультация” уеннарында катнашып хокук өлкәсендә үзләренең белемнәрен тикшерделәр.