"Бергә уку күңелле"
18 ноябрь көнне балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар өчен “Бергә уку күңелле” дип исемләнгән кычкырып уку оештырылды. Нәниләр игътибар белән А. Алишның “Койрыклар”, Н. Әхмәдиевның “Мырауҗанның туган көне” китабыннан шигырьләр тыңладылар.