Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Толерантлык турында сөйләшәбез”

16 ноябрь - Халыкара толерантлык көненә 6 сыйныф укучылары белән “Толерантлык турында сөйләшәбез” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Чара барышында укучылар Толерантлык көненең тарихы белән таныштылар, бу сүзнең мәгънәсе, актуальлеге, дуслык, бер – береңә хөрмәт, тынычлык турында сөйләштеләр, төрле ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында фикер алыштылар, “Син толерантмы, үзеңне тикшер” дигән тест эшләделәр.