“Шәфкатьле булу – изге һөнәр”
Бөтендөнья шәфкатьлелек көне уңаеннан балаларбакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен “Шәфкатьле булу – изге һөнәр” дип исемләнгән мәрхәмәтлелек сәгате уздырылды. Балаларга әдәби әсәрләр аша, өлкән яшьтәге, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга, табигатькә, хайваннарга игътибарлы булырга, ярдәм итәргә кирәклеге аңлатылды. Алар үзләре белгән әкиятләрдән уңай һәм тискәре геройларны таптылар, “Тылсымлы сүзләр” уенын уйнадылар.