"Минем республикам"
Татарстан Республикасы конституциясе көне уңаеннан 5 ноябрь көнне яшүсмерләр өчен “Минем республикам” дип исемләнгән хокукый турнир оештырылды. Алар кешенең тормышка, иреккә, белемгә, һөнәр сайлауга, ял итүгә, торакка булган төп хокукларны, республиканың дәүләт символларын искә төшерделәр. Катнашучылар тормышта очрый торган хәлләрне ачыкладылар, хокук һәм вазифаларны үтәүнең мөһимлеге турында үз фикерләрен белдереп, хокук буенча биремнәргә җаваплар эзләделәр.