Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Илнең бердәмлеге – халыклар дуслыгында”

Китапханәдә Халыклар бердәмлеге көненә багышлап  укучылар өчен “Илнең бердәмлеге – халыклар дуслыгында” дип исемләнгән тарихи – патриотик сәгать уздырылды. Чараның беренче өлешендә әлеге бәйрәмнең  барлыкка килү тарихы, тарихта эз калдырган бу көннәрдә төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре бер булып берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткәнлеге турында сөйләнде. Икенче өлешендә чарада катнашучылар  республиканың тарихи урыннары, күренкле шәхесләре, турындагы сорауларга җавап  бирделәр.