Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Гасырлар кайтавазы”

30 октябрь көнне  сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан “Ак калфак” клубына йөрүче өлкәннәр белән “Гасырлар кайтавазы” дип исемләнгән тарихы сәгать уздырылды. Алар төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне, мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышы  турында фикер алыштылар, китапларга күзәтү ясадылар.