"Алар тылда җиңү яуладылар"
23 октябрь көнне китапханәдә “Ак калфак” клубы членнары белән Бөек Ватан сугышы чорында авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызны искә алып “Алар тылда җиңү яуладылар” дип исемләнгән тарихи сәгать уздырылды. Фәридә апа Гатауллина бүгенге көндә авылыбыздагы бердәнбер тыл ветераны булган Равилә апа Хәбибрахманованың тормыш юлы, балачагы, сугыш вакытында кичергән авыр вакыйгалары , хәтирәләре белән уртаклашты.Кичәнең икенче өлешендә “Татарстан Республикасы тыл ветераннары” дигән китапкә күзәтү ясалды.