"Синең көчле кулларың"
Әтиләр көне уңаеннан 20 октябрь көнне китапханәдә 5 сыйныф укучылары өчен “Синең көчле кулларың” дип исемләнгән тематик сәгать уздырылды. Чара башында бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, әти – әниләрнең кадерен белүнең мөһимлеге һәм әтиләрнең тормышта нинди зур роль уйнавы турында сөйләнелде. Укучылар белән чарада әтиләрнең һөнәрләре, аларның эш кораллары турында табышмаклар, мәкальләр әйтелде, күргәзмәгә куелган китаплардан алар турында шигырь һәм хикәяләр укылды.