"Йомры икмәк сәяхәте"
15 октябрьдә Икмәк көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан 1 – 2 сыйныф укучылары өчен “Йомры икмәк сәяхәте” дип исемләнгән уен – викторина уздырылды. Укучылар икмәк безнең өстәлдә урын алсын өчен никадәр хезмәт салынуы, комбайнчылардан алып икмәк салучыларга кадәр күпме кешенең тир түгүе, элеккеге заманнарда иген игү, үстерү өчен әби – бабаларыбыз кулланган эш кораллары турында белделәр, табышмакларга, сорауларга җаваплар таптылар, мәкальләне дәвам иттеләр.