“Ботка кайда үсә”
10 октябрь – Халыкара ботка көнендә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен “Ботка кайда үсә” дип исемләнгән танып белү сәгате уздырылды. Аларны көндәлек ярмаларның төрләре белән таныштырылды, ботканың сәламәтлек өчен файдалы яклары турында аңлатылды, “Все про кашу” видеоролигы аша ботканың кайчан килеп чыгуы турында мәгълүмат бирелде. Чараның икенче өлешендә “Ярмаларны аер” уены уйнатылды.