"Сәламәтлек аланында"
18 сентябрь көнне китапханәдә өлкәннәр өчен “Сәламәтлек аланында” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате уздырылды. Чарада катнашучылар сәламәтлекне ничек саклап калырга, шулай ук тормыш энергиясен ничек күтәрергә икәнлеге турында фикер алыштылар. Шулай ук дөрес туклану турында, үзләрен яхшы хис итәргә ярдәм итәчәк рецептлар белән алмаштылар, күзләр, аяклар һәм куллар өчен гимнастика ясадылар.