Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

"Хәзинә тапкан әдип"

18 сентябрь - Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 100 ел. Юбилей уңаеннан китапханәдә “Хәзинә тапкан әдип” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Биредә әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты, төрле елларда басылган әсәрләре куелды һәм күзәтү ясалды.