Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

"Алиш абый әкиятләре"

15 сентябрь-яраткан балалар язучысы Абдулла Алишның туган көне. Шул уңайдан балалар бакчасының кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар өчен “Алиш абый әкиятләре” дип исемләнгән әдәби иртә уздырылды. Чара барышында балаларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләнелде. Балалар аның “Сертотмас үрдәк” , “Нечкәбил” ,  «Койрыклар», “Куян кызы” һәм башка әкиятләре белән таныштылар һәм шул әкиятләр буенча ясалган мультфильмнар карадылар.