Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

Тимерче кыз

  6 сентябрь көнне авылдашыбыз, механизатор,   Социалистик Хезмәт Герое, Алтын Йолдыз һәм Ленин ордены кавалеры Нәфыйкова Сәрвәр апаның тууына 100 ел тулды. Шул уңайдан китапханәдә 5 сыйныф укучылары өчен “Тимерче кыз” дип исемләнгән тарихи сәгать уздырылды. Укучыларны аның турында төзелгән альбом һәм стендтагы материаллар буенча аның авыр тормыш юлы, тылдагы башкарган хезмәте белән таныштырылды, язучы К. Тимбикованың “Тимерче кыз” әсәреннән өзекләр укылды.