Всероссийская акция "Капля жизни"
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә һәм “Капля жизни” Бөтенроссия акциясе уздырыла. Бу акциягә китапханә 3 сыйныф укучылары белән кушылды. Балалар өч көн буе әсирлектә булган, бер тамчы су да эчә алмаган Беслан корбаннары истәлегенә уч төбенә су җыеп һәйкәл янындагы чәчәкләргә сиптеләр.