“Батырлар елмаеп үлделәр”
25 август — Җәлилчеләрне искә алу көне. Шул уңайдан 26 август көнне герой – шагыйрь һәм аның көрәштәшләренә багышлап укучылар өчен “Батырлар елмаеп үлделәр” дип исемләнгән патриотик сәгать уздырылды. Укучыларны Җәлил һәм аның илебез тынычлыгы өчен башларын салган 10 көрәштәше белән таныштырылды, шигырьләр укылды, Җәлил иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирелде.