Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Салават күпере – яраткан журнал”

25 август көнне балалар бакчасының катнаш төркеменә йөрүче балалар өчен “Салалават күпере – яраткан журнал” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Алар белән журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәттә булдык: рәсемнәрен карап, сорауларга җаваплар бирдек, кызыклы биремнәрен башкардык, шигырьләр һәм әкиятләр укыдык.